Гасырлар авазы - Эхо веков. Научно-документальный журнал
Главная
Гостевая книга
Отправить письмо


Новости
Приложения к журналу
О журнале
Редакционная коллегия
Авторам
Контакты
Подписка на журнал

АРХИВ ЖУРНАЛОВ
2015 1/2 2014 3/4
2014 1/2 2013 3/4
2013 1/2 2012 3/4
2012 1/2 2011 3/4
2011 1/2 2010 3/4
2010 1/2 2009 2
2009 1 2008 2
2008 1 2007 2
2007 1 2006 2
2006 1 2005 2
2005 1 2004 2
2004 1 2003 3/4
2003 1/2 2002 3/4
2002 1/2 2001 3/4
2001 1/2 2000 3/4
2000 1/2 1999 3/4
1999 1/2 1998 3/4
1998 1/2 1997 3/4
1997 1/2 1996 3/4
1996 1/2 Май 1995

НОВОСТИ
14 декабря 2015
Создан новый сайт журнала "ГАСЫРЛАР АВАЗЫ-ЭХО ВЕКОВ": http://www.echoofcenturies.ru/


10 июля 2013
Журнал включен в систему Российского индекса научного цитирования (РИНЦ)


E-MAIL РАССЫЛКА
Чтобы подписаться на рассылку оповещения о выходе нового журнала введите свой e-mail





Поиск:    

    

2009 1

2009 1 > В блокнот историка. Архивный калейдоскоп >

Беренче керђшен газетасы.

Сугыш хабярляре. – 1917. – 1 сентября. – № 10.

Татар телендәге вакытлы матбугатның үзенчәлекле бер өлешен керәшен газета-журналлары тәшкил итә. Алар һәрвакыт рус хәрефләре белән татар телендә нәшер ителеп килә. Православие динендәге керәшеннәрнең көндәлек матбугатын булдыру нияте 1905-1907 еллардагы беренче Россия революциясе вакытында барлыкка килгән. 1905 елда Санкт-Петербургта «Нур», Казанда «Казан мөхбире» һәм Уральскида «Фикер» исемле беренче татар телендәге газеталарның чыга башлавы да моңа зур этәргеч биргән. 1906 елның 16 маенда Казан рус булмаган укытучылар семинариясе (Казанская русско-инородческая учительская семинария) мөгаллиме, күренекле тюрколог, этнограф Р. П. Давлей (1879-1953) 1907 елның гыйнварыннан Матбугат эшләре буенча Казан комитетында көнчыгыш, шул хисаптан, татар басмалары цензоры итеп билгеләнгән Н. Ф. Катановка, кириллицага нигезләнгән татар телендәге керәшен газетасы чыгару проекты белән мөрәҗәгать итә.

Р. П. Давлей газетаның таралыш даирәсе турында болай ди: «Әгәр дә хезмәттәшлеккә 20 затлы рухани һәм укытучы җәлеп ителсә, ул чакта газетага язылучыларның санын 500 гә кадәр җиткерү мөмкинлегенә ышанырга була»1. Шул ук революция елларында шагыйрь, драматург, җәмәгать эшлеклесе Д. Г. Григорьев-Саврушевский (1876-1942) да керәшеннәр өчен милли газета чыгарырга омтылыш ясый, ләкин уңышсызлыкка очрый2. Керәшен вакытлы матбугаты Беренче бөтендөнья сугышы чорында гына, хакимият һәм миссионерларның матди ярдәме белән дөньяга килә.

Тарихта керәшеннәр өчен чыгарылган беренче газета «Сугыш хабярляре» (Военные известия) дип аталган. Ул 1915 елның февраленнән 1917 елның декабренә кадәр Вятка шәһәрендәI губерна типолитографиясендә Ильминский алфавиты нигезендә нәшер ителә. 1918 ел башында газета «Хабяр жортеүче» исемен ала. Әлеге басманың нәшире һәм мөхәррире керәшен Павел Петрович Глезденев (1867-1923). Бу шәхес, «Сугыш хабярляре» белән бер үк вакытта Вяткада чыга башлаган удмурт телендәге беренче «Войнаысь ивор» һәм мари телендәге «Война увер» (Военные известия) газеталарын да оештыручы була. Ул, Казандагы укытучылар семинариясе каршындагы башлангыч мәктәпнең һәм хатын-кызлар мәктәбенең мөгаллиме буларак, ирекле тыңлаучы рәвешендә, 1906 елда Казан руханилар академиясен (Казанская духовная академия) тәмамлый. Шуннан соң аны, епархиянең рус булмаган халыклар (инородецлар) арасына миссионер итеп, Вяткага җибәрәләр. Ул анда миссионерлык курслары белән җитәкчелек итә. Әлеге курслардагы укучылар ярдәме белән, югарыда әйтелгән милли газеталарны чыгара башлый.

Милли телләрдәге газеталар нәшер итүнең кирәклеген нигезләп, П. П. Глезденев Вятка губерна земствосы исеменә махсус үтенеч хаты яза. Ул хатта: «Сугыш башлану белән миңа, азмы-күпме китапка күнеккән инородецлардан хәрби хәрәкәтләрнең барышы турындагы хәбәрләрне даими җиткереп торуны таләп иткән мөрәҗәгатьләр килә башлады. Аннан тыш, шундый ук үтенечләрне мин күп рус булмаган авыллардагы хатын-кызлардан да алдым. Сүз уңаеннан, үземнең 1914 ел ахырында да инде әлеге күренешләр турында губерна начальнигы А. Г. Чернявский әфәндегә хәбәр итү бәхетенә ирешкәнлегемне әйтергә кирәк. Нәкъ менә шушы вакытка Вятка губерна земствосы җыелышының 1914 елгы сессиясе халык өчен сугыш вакыйгаларының барышы турындагы вакытлы матбугат басмаларын нәшер итү өчен кирәк кадәрле акча суммасын билгеләгән иде. Губерна начальнигы сугыш хакындагы вакытлы матбугат басмаларын җирле рус булмаган халык телләрендә дә чыгарырга әмер биргән иде»3.

Шулай итеп, татар һәм удмурт телләрен яхшы белгән П. П. Глезденев үтенече һәм Вятка губернаторы А. Г. Чернявскийның рәсми боерыгы буенча, Беренче бөтендөнья сугышы фронтларында барган хәрби хәрәкәтләр белән җирле рус булмаган халыкларны ана телләрендә таныштырып тору максаты белән, югарыда күрсәтелгән өч милли газета барлыкка килгән.

1915 ел дәвамында һәрбер телдә әлеге газеталарның унга якын саны чыгарыла. Шул ук елның ахырында губерна земствосы бу газеталарны бастыру өчен кирәкле акчаларны бирми башлый. Шунлыктан, хезмәт хакы алудан мәхрүм ителгән П. П. Глезденев алга таба газеталарны үз хәстәрлеге, газеталарга язылучылар һәм иганәчеләрдән кергән акчалар хисабына гына нәшер итәргә мәҗбүр була. Бу хакта ул: «Газеталарны бастырып чыгару өчен язылучылардан һәм ихтыяри иганәчеләрдән барлыгы 1 100 сум акча керде. Мин үзем һәм минем хезмәткәрләрем “Известияләр”не чыгаруда бөтенләй бушлай эшлибез», — дип күрсәтеп киткән. 1916 ел ахырына кадәр «Сугыш хабярляре»нең тагын 14 саны дөнья күргән. Ул чакта газетаны 222 татар телле укучы яздыра. Аннан тыш, Вятка шәһәренең әлеге рус телендә булмаган газеталарын 36 китапханә һәм 60 миссионерлык мәктәбе дә алдырган4.

1916 елның 27 ноябрендә П. П. Глезденев Вятка губерна земствосы җыелышы исеменә 1917 елда төрле телләрдәге «Военные известия» газетасын чыгаруны дәвам иттерү, шулай ук авыл хуҗалыгы һәм гигиенаның төрле тармаклары буенча китаплар, брошюралар, листовкалар нәшер итү өчен кирәкле акчаларны сметага кертүне үтенгән махсус хат белән мөрәҗәгать иткән. 1916 елның 1 декабрендә әлеге оешманың даими комиссиясе бу хат белән таныша. Комиссия: «Рус булмаган халыкларның телләрендә брошюралар, листовкалар, газеталар чыгару чиктән тыш файдалы һәм кирәкле чара, чөнки: а) халыкның шактый өлеше, бигрәк тә удмурт һәм мариларның, рус телен белмәүләре, яисә аз-маз гына аңлаганлыктан, рус телендәге китаплар һәм газеталардан файдалана алмый; б) санитария һәм авыл хуҗалыгы буенча төрле-төрле файдалы мәгълүмат рус булмаган олы яшьтәгеләр һәм хатын-кызлар арасына бары тик басма сүз аша гына үтеп керә ала», — дигән нәтиҗә ясаган.

Вятка губерна земствосы җыелышы үзенең 1916 ел ахырында узган сессиясендә, П. П. Глезденев үтенече буенча даими комиссия чыгарган нәтиҗәгә нигезләнеп, 1917 елда рус булмаган халыклар телендә газеталар, брошюралар һәм листовкалар нәшер итү өчен 1 800 сум акча бүлеп бирә. Шул ук вакытта нашир һәм мөхәррир П. П. Глезденевка газета сәхифәләрендә даими рәвештә гигиена, авыл хуҗалыгы, кооперация мәсьәләләренә багышланган популяр мәкаләләр бастырып баруны дәвам итү, губерна земствосы карамагына газеталарның һәрбер чыккан санның 100 әр данәсен, шулай ук брошюралар һәм листовкаларның 400 данәсен түләүсез тапшыру бурычы да йөкләнә. 1917 елда «Сугыш хабярляре», «Войнаысь ивор» һәм «Война увер» газеталарының 24 санында бер чыгарганда гомум тиражын 1 300 данәдә нәшер итү күздә тотыла. Безнең көннәргә кадәр «Сугыш хабярляре»нең 1917 елгы 15 ноябрь саны сакланып калган. Ул вакытта әлеге газетаның тиражы ике тапкырга арткан була. 1915 елдан башлап «Сугыш хабярляре» газетасының кырыкка якын саны дөнья күргән.

«Сугыш хабярляре» газетасында «Сугыш», «Союздашларда», «Фронттан хатлар», «Россiя эшляре», «Чит иллярдя», «Дöнья халляре», «Губiрня жаналыклары», «Временное правительство эше», «Земстволарда», «Ауыл хужалыгы», «Дарулар», «Кряшенняр тормошо», «Тöрлö хабярляр» һәм башка исемдәге бүлек-рубрикалар булган. Әлеге басма битләрендә П. Глезденев, Д. Григорьев, Р. Давлей, М. Дернов, Н. Егоров, Д. Зубрилов, Р. Лопухин, Г. Романов, В. Соловьев, Г. Шубин һәм башкалар язышкан. Кайбер язмалар «Вятич», «Хабярдар», «Шахит» кебек псевдонимнар астында пәйда булган. «Сугыш хабярляре» редакциясе Уфа шәһәрендә чыгып килгән «Дус» исемле керәшен газетасы белән даими элемтә тоткан, аның кайбер материалларын күчереп бастырган5.

«Сугыш хабярляре» газетасы эшчәнлегенең башлангыч чорында, Беренче бөтендөнья сугышы җәелеп киткән шартларда, ул чакта бик киң таралган «Сугышны җиңгәнчегә кадәр алып барырга» дигән лозунгны яклап килгән. Ул үзенең төп игътибарын фронтларда бара торган хәрби хәрәкәтләрне, Россия һәм аның союздашлары гаскәрләренең сугыш кырларында чынлыгында ирешелгән яисә уйдырма уңышларын мактап яктыртуга юнәлткән. Россия армиясенең фронтның күп кенә участокларында чигенүен, солдатларның сугыш мәйданын рөхсәтсез калдырып китү, хәрби начальникларның боерыкларына буйсынмау, окоплардагы ике як сугышчыларының кардәшләшү очракларын «Сугыш хабярляре» большевикларның, аларның лидеры Ленинның Германия файдасына шпионлык, җимерү эше алып бару белән аңлатып килгән.

1916 елдан башлап, «Сугыш хабярляре» сәхифәләрендә, удмурт һәм мари газеталарындагы кебек, хәрби хәбәрләр белән беррәттән, җирле рус булмаган халыклар тормышына, кооперация мәсьәләләренә кагылышлы язмалар, санитария һәм авыл хуҗалыгы буенча файдалы киңәшләр дә урын ала. Мәсәлән, әлеге басмаларда даими рәвештә губерна һәм өязләрдәге чәчүлекләрнең торышы, бөртекле ашлык һәм башка культураларның уңдырышы, авыл хуҗалыгы продуктларының бәяләре турында мәгълүмат биреп барыла. Газеталарда белгечләрнең «Бөртекле ашлыкны саклау», «Бәрәңгене кыш көне саклап тоту», «Мал-туарны ничек карап үстерергә» дигән, һәм башка шундый мәкаләләре дөнья күргән.

П. П. Глезденев җирле рус булмаган халыкларның укымышлылыгын, мәдәниятен һәм әдәбиятын үстерүдә «Сугыш хабярляре» һәм үзенең башка милли басмаларының роле зур булуын кабат-кабат ассызыклаган. Аның газеталарында шигъри әсәрләр дә бастырылган. «Сугыш хабярляре» һәм аның тиңдәшләре, үз укучылары арасында җитәрлек дәрәҗәдә мәгълүм булган. Бу турыда редакциягә килгән хатлар һәм корреспонденция ышанычлы итеп сөйли. Әлеге мөнәсәбәттән П. П. Глезденев үзенең 1916 ел 14 декабрендәге бер хатында: «Редакциядә “Жана Пушкин”, “У Крылов”, “Выль Лермонтов” (“жана”, “у”, “выль” сүзләре татар, мари һәм удмурт телләрендә “яңа” дигән сүзне белдерәләр) исеме белән кул куелган мәкаләләр, шигырьләр, заметкалар бик күп. Шулай итеп, безнең басма органыбыз, һичшиксез, рус булмаган халыклар дөньясының культуралы кешеләренә аз гына булса да үсеш этәргече бирә. Бу чынбарлыктагы фактлар — безнең ике еллык хезмәтебезнең нәтиҗәләре»6, — дип язган.

«Сугыш хабярляре» 1917 елгы Февраль революциясенең җиңүен, аннан соң Россиянең конституцион-республикачыл юл буенча үсешкә юнәлдерелгән демократик үзгәрешләрен хуплап каршылаган. Ул даими рәвештә Вакытлы хөкүмәтнең эчке һәм тышкы сәясәтен, өлешчә, самодержавие җимерелгәннән соң пәйда булган эшче, солдат һәм крестьян депутатлары Советларының эшчәнлеген яктыртып торган. Газета сәхифәләрендә сайлаулар системасының демократлашуы һәм җирле үзидарә органнарының, беренче чиратта, губерна һәм өязләр земстволарының вәкаләтләре киңәйтелүе турында сүз алып барылган. Соңгыларының эше хакында басманың һәрбер санында махсус рубрикада бәян ителгән. Газета шулай ук үз укучыларын Учредительное Собраниегә сайлауларга хәзерләнү һәм аларны үткәрүнең барышы, законнар чыгарачак бу югары органга Вятка губернасының төрле сәяси партияләре һәм оешмалары тарафыннан тәкъдим ителгән кандидатларның исемнәре белән таныштырып килгән. 1917 елгы Октябрь күтәрелешеннән соң газетада бу вакыйгага карата төрле сәяси фиркаләрнең һәм социаль төркемнәрнең мөнәсәбәте яктыртыла, яңа хөкүмәтнең гамәли адымнары турындагы мәгълүматлар урын ала.

«Сугыш хабярляре» газетасында милли мәсьәләгә дә зур игътибар бирелә. Аның битләрендә, мәсәлән, 1917 елның май һәм август айларында Казанда булып узган Идел буендагы аз санлы халык вәкилләренең съездлары турында материаллар басыла. Аерым алганда, газетаның 1917 елгы 1 сентябрь санында август съездында сайланган дүрт эш комиссиясе кабул иткән карарларның тулы текстлары урнаштырылганлыгын күрсәтергә була. Әлеге карарларда Россиядә монархистик самодержавие режимын яңадан торгызу мөмкинлегенә катгый рәвештә каршы чыгыла һәм киләчәктә Россияне Федератив Демократик Республикага әверелдерү тәкъдим ителгән була7. Әлеге газетада керәшен, мари, удмурт һәм башка аз санлы халыкларның тарихына, гореф-гадәтләренә, йолаларына, мәдәниятенә, әдәбиятына, күренекле әһелләренә һәм хәзерге тормышына багышланган язмаларга да урын бирелгән.

1917 елның 20 декабрендә Вятка губерна земствосы җыелышы үзенең чираттан тыш сессиясендә П. П. Глезденевның моңарчы басылып килгән җирле милли газеталарны чыгаруны дәвам итү турындагы тәкъдимен тикшергәннән соң: «Әлеге басмаларны яңа исемнәр астында нәшер итәргә мөмкин», — дигән карар чыгара. Шуннан соң татар телендәге «Сугыш хабярляре» газетасы «Хабяр жортеүче», удмурт телендәге «Войнаысь ивор» — «Удмурт» һәм мари телендәге «Война увер» — «Мари увер» исемнәрен ала. Кабул ителгән сметада 1918 ел ахырына кадәр һәрбер газетаның туксан алтышар санын чыгару күздә тотылган. Бу басмаларның бер чыгаргандагы тиражы 2 000 данәне тәшкил итәргә тиеш була8. 1918 елның беренче яртысында П. П. Глезденевның әлеге газеталарның берничәшәр санын бастыруны оештырганлыгы мәгълүм. Ул чакта бу эшчән һәм алдан күрүчән зат тулысынча яңа хакимият — Совет властен тану, яклау һәм аңа хезмәт итү юлына баскан була. Ул җитәкләгән «Хабяр жортеүче» һәм аның кебек башка милли газеталар да шул юнәлештә торганнар.

П. П. Глезденев Вятка губернасының халык мәгарифе бүлеге мөдире ярдәмчесе, милли мәктәпләрнең инспекторы итеп билгеләнә. 1918 елның декабрендә губерна халык мәгарифе хезмәткәрләре съездында тутырган шәхси анкетада ул: «нинди партиядә торасыз, яисә нинди партиягә теләктәшлек белдерәсез?» — дигән сорауга: «Коммунистлар партиясенә теләктәшлек белдерәм», — дип җавап бирә. П. П. Глезденев 1919 елның көзеннән 1923 елның 28 маена, вафатына кадәр, Вятка дәүләт халык мәгарифе институтындаII укытучы булып эшли. Бер үк вакытта ул институтның гыйльми секретаре дә була, төбәкне өйрәнү белән шөгыльләнүче фәнни-тикшеренү институтында да хезмәт итә. П. П. Глезденевның вакытсыз әҗәле (ул 56 яшендә вафат була) җәмәгатьчелекнең, партия һәм совет органнарының тирән кайгысына сәбәп була. РКП(б)ның губерна комитеты, губисполкомы һәм губпрофсоветы органы — «Вятская правда» газетасының 1923 ел 30 май санында әлеге күренекле шәхеснең тормыш һәм хезмәт юлын тасвирлаган зур күләмле язма-некролог урнаштырыла. Анда: «Павел Петрович Глезденев губернабызның аз санлы милләт хезмәт ияләренең ихтыяҗыннан чыгып, аларны агарту, аң-белемле итү өчен сугышчан постта вафат булды.

Ул артта калган халыкларның мәдәниятен өр-яңадан торгызуны яклаган дәртле көрәшче иде»9, — диелә. Шул ук газета сәхифәләрендә П. П. Глезденевның васыятьләре дә басыла. Ул, мәсәлән, вафатына берничә минут кала, ятим татар балалары йорты җитәкчесе белән әлеге балалар йортына матди ярдәмне тагын да киңәйтү турында сөйләшә һәм киләчәктә бу эшне РКП(б)ның XII съезды кабул иткән махсус карар нигезендә алып барырга кирәк дигән теләк белдерә.

Тарихта беренче керәшен газетасын нигезләгән һәм җитәкләгән асыл зат П. П. Глезденев шәхси язмаларында һәм чыгышларында һәрвакыт рус булмаганнар үзләренең матбугатын — китап һәм газета-журналларын чыгаруны үстерү өчен бөтен көчләрен куярга тиешләр дигән фикерне яклап килгән. «Сугыш хабярляре» – «Хабяр жортеүче» газетасы барлыкка килгәннән соң үткән бер гасырга якын дәвернең төрле елларында керәшен вакытлы матбугаты шактый гына киң үсеш ала. Уфада «Дус» (1916-1918), Минзәләдә «Хабярляр» (1917-1918), Алабугада «Алга таба» (1919), Казанда «Кряшен газеты» (1918), «Кызыл салдат» (1919), «Кызыл алям» (1919-1922), «Киңяш» (1922-1929) газеталары, «Иген игеүче» (1918), «Белемнек» (1921), «Киңяш» (1924) журналлары, Чиләбе өлкәсенең Фершампенуаз авылында «Кызыл Нагайбак» – «Сталин юлы белән» (1932-1941), Яр Чаллыда «Керәшен сүзе» (1993-2001) һәм «Туганайлар» (2002 елдан башлап) газеталары — барлыгы 16 исемдәге вакытлы басмасы дөнья күргән. «Туганайлар» исемле иҗтимагый-сәяси керәшен газетасы хәзерге көннәргә кадәр чыгуын дәвам итә.

ИСКӘРМӘЛӘР:
1. Нафигов Р. И. Формирование и развитие передовой татарской общественно-политической мысли. – Казань, 1964. – С. 64.
2. Глухов М. С. Tatarica. Энциклопедия. – Казань, 1997. – С. 243, 325.
3. Сергеев М. Т. Возникновение и развитие печати Марийской АССР. – Йошкар-Ола, 1971. – С. 17.
4. Киров өлкәсенең дәүләт архивы (КӨДА), 616 ф., 1 тасв., 257 эш, 8 кгз.
5. Дус. – 1917. – 16 февраль.
6. Сергеев М. Т. Указ. соч. – С. 22.
7. Сугыш хабярляре. – 1917. – 1 сентябрь.
8. КӨДА, 616 ф., 1 тасв., 276 эш, 45 кгз.
9. Вятская правда. – 1923. – 30 мая.

I Хәзерге Киров шәһәре.
II Хәзерге Киров дәүләт педагогия университеты.



Тәлгат Насыйров,
тарих фәннәре кандидаты



Главная | Гостевая книга