Гасырлар авазы - Эхо веков. Научно-документальный журнал
Главная
Гостевая книга
Отправить письмо


Новости
Приложения к журналу
О журнале
Редакционная коллегия
Авторам
Контакты
Подписка на журнал

АРХИВ ЖУРНАЛОВ
2015 1/2 2014 3/4
2014 1/2 2013 3/4
2013 1/2 2012 3/4
2012 1/2 2011 3/4
2011 1/2 2010 3/4
2010 1/2 2009 2
2009 1 2008 2
2008 1 2007 2
2007 1 2006 2
2006 1 2005 2
2005 1 2004 2
2004 1 2003 3/4
2003 1/2 2002 3/4
2002 1/2 2001 3/4
2001 1/2 2000 3/4
2000 1/2 1999 3/4
1999 1/2 1998 3/4
1998 1/2 1997 3/4
1997 1/2 1996 3/4
1996 1/2 Май 1995

НОВОСТИ
14 декабря 2015
Создан новый сайт журнала "ГАСЫРЛАР АВАЗЫ-ЭХО ВЕКОВ": http://www.echoofcenturies.ru/


10 июля 2013
Журнал включен в систему Российского индекса научного цитирования (РИНЦ)


E-MAIL РАССЫЛКА
Чтобы подписаться на рассылку оповещения о выходе нового журнала введите свой e-mail





Поиск:    

    

2000 1/2

2000 1/2 > Перелистывая редкие издания >

Бөек Паллас эзеннән

Күренекле сәяхәтче, табигатьне өйрәнүче һәм атаклы географ Петр Паллас 1768-1774 ел­ларда Петербург Фәннәр академиясенең Рәсәйнең үзәк өлкәләренә, Урта һәм Көньяк Идел буе районнарына, Каспий буе түбәнлегенә, Урта һәм Көньяк Урал, Көньяк Себер киңлекләренә, Алтай, Байкал якларына оешты­рылган экспедициянең җитәкчесе була.

1741 елның 22 сентябрендә Берлинда туган. Германиянең, Голландиянең, Бөекбританиянең иң мәгълүм уку йортларында белем алган, то-ра-бара медицина докторы, тарих һәм табигать фәннәре профессоры, Римның һәм Петербург­ның император академияләре әгъзасы булган бу зат Рәсәйне аркылыга-буйга гизеп чыга. Ул Әстерхан өлкәсендә була. Алтын Урда ханлы­гының башкаласы Сарай-Бәркә хәрабәләрен та­маша кыла. Аның күз алдында татарлар ка­берлегеннән көмештән эшләнгән берничә табут казып алалар.

Петр Симон Паллас Рәсәйнең төрле про­винцияләренә 1772-1773 еллардагы сәяхәте ва­кытында Кама аръягына да чыга һәм Бөгелмәгә бара. Аның юлы Сарапулдан Сокмак - Шилнә - Ильбухтино -Әҗмәкәй - Гәрдәле - Шилнәбаш - Чыр­шылы - Күгән - Сәет - Мерәс -Шәрләрәмә - Сарсаз Тәкермән - Иске Имән - Кәүҗияк - Шуган - Чалпы -Сукаеш - Сәпәй - Азнакай - Туйкә -Балтач авыллары аша уза.

Ул Шилнәбаштан 4 чакрым ерак­лыкта  Кама  аръягы  ныгытмаларының туфрактан өелгән һәм куе урман ба­шында  тукталган  бик  биек  валларны һәм   гаять   тирән   чокырларны   күрә. Әмма   юлны   бикләр   өчен   аркылы-торкылы   кисеп   аударылган   агачлар белән тулы урман ачыклыгы әле Ыкка кадәр    сузылган    була   ул    заманда. Әлбәттә, Петр Симон Палласның язма­ларыннан тарихыбызга бәйле бик күп хәбәрләр табарга   була.   Мәсәлән,    җырчы   Гөлдания Хәйруллинаның әнисе  Фәния  Нургали кызы Нургалиева туган Сокман авылында татарлар яшәве һәм авылның 18 өйдән торуы әйтелгән. Бу мәгълүматлар 1773 елга карый.

Экспедиция Сарапулга язгы ңепшек вакыт­та килеп житә. Көннәр язга борыла. Даллас Бөгелмәгә шактый урау юл белән бара. Ранга-зар, Карамалы һәм башка елгаларның ташуы сәбәпле күперләр киткәч, ул Мәндәй авылына барудан да тукталып кала...

Хәер, олуг галим үзе язып калдырганнарны укып үтик,

«... Чыршылы елгасы Минзәләгә коя, Уфа провинциясенә караган авылы 25 йорттан тора.

Моннан мин болын-кырлар буйлап та, имәнлек буйлап та, Чыршылыдан 2 чакрымлап өстәрәк булган Күгәш авылы аша Минзәлә бистәсе җирләре буйлап та үттем. Соңгы авыл­да, Минзәлә начальнигының җебегәнлеге арка­сында, үләт чире вакытындагы застава да алынмаган иде әле, аннан соң Оргыды елгасы буендагы зур гына Сәет авылы аша, Чыршы­лыдан түбәнрәк Минзәләгә коя торган Игәнә елгасы буендагы Мерәс авылына килдек. Анда төн җиткән иде. Хәзер әйтелгән авылларның татар халкы асыллары белән Казаннан һәм Ка­зан ведомствосыныкы булганнар, әмма хәзер Оренбург губернасына язылганнар. Уфа провин­циясе идарәсендә торалар, аларга суд һәм җәза бирү Минзәләдә рөхсәт ителгән. Аларның иха­таларында корт умарталары, яки бүкәннәр шактый күп, үзләренең кара туфраклы җирләрен сөрү өчен авыр татар сабанын, ягъни сабанны кулланалар.

Моннан дала китә, басулар иң әйбәт кара җирдән тора. Авылдан берәр чакрым ераклык­тагы ташка әйләнгән комнан торган калкулык­лар беркадәр корырак, аларда әйтеп бетергесез күп йомраннар үрчегән. Алар үзләре бик күп үрчиләр, авыл янындагы ерткыч җәнлекләр аларга тимиләр, ә татарлар аларны ашаталар да: чөнки моны алар, ышанулары буенча, шак­тый зур бәхеткә саныйлар. Әгәр дә йомран аның бакчасына, яки өенә, яки тыштагы базы­на оя ясый икән, татарга моннан да ачу ки-тергеч нәрсә юк, һәм хуҗа моны бәхетсезлеккә саный. (Татарлар берсен-берсе каргаганда аның өендә йомран булуын телиләр синең тунга йом­ран ояласын, диләр).

Мерәстән 12 чакрымлап киткәч, мин Минзәлә юлыннан борылып, күпер аша бер инеш аркылы чыктым, аны Минзәлә аша са­лырга куштым, аның биек һәм таулы икенче яры өстендә Шәрләрәмә дигән башкорт авылы бар иде. Халкы асылда Байлар буыныннан, бәлкем аларга бу исем Болгарлардан ук киләдер. Алар гел хәрәкәттә, чөнки кыш көне дә агач өйләрдә яшиләр. Моннан юл Сарсаз елгасы буендагы Сарсаз Тәкермән авылы аша һәм Катусаз елгасы буендагы Имән авылы аша Кәүҗияк елгасы буендагы авылга сузыла. Бу авыл Минзәләдән 45 чакрым ераклыкта һәм анда 20 ләп йорт бар. Аның елгасы Мәлләтә коя, ә Мәллә - Ыкка.

...Авылдан чыгып, без сул ярдан уң ярга Кәүҗияк инешен кичтек, бераз баргач, уртача гына, әмма текә тауларда булган сәүдәгәр һәм завод хуҗасы Красильниковның бакыр руднигы калды. Анда таулар ягындагы төрле шахталар аша китерелгән соры һәм ак ташлар белән ту­лы, шулай ук яшел һәм зәңгәр төсләр белән телгәләнгән руданы ваталар. Ул бер ярым про­цент бакыр бирсә биргәндер. Шуннан соң инде алда бернинди эш тә башкарылмый. Кәүҗияктән 7 чакрымнар ераклыкта без Мәлләне кичтек, ул моннан 16 чакрымда Ыкка кушыла. Без 8 чакрымнан соң сөзәк кенә кал­кулыктан күтәрелдек, сөзәклекнең бу ягында сирәк кенә каен белән аралашкан имән урманы иде. Татарларның Имән урманы дип аталган бу урманы якын-тирәдәге һәм даладагы авылларны утын һәм төзелеш агачы белән тәэмин итеп то­ра. Без аннан Шуган авылына киттек. Аның известьле ташлар катламыннан чыккан кизләүләрдән торган инеше Ыкка барып житг алмый жирдә югала. Авыл Нагайбәк ныгытма­сыннан көнчыгышка 10 чакрымлап кына һәм Ык буенда. Монда Уфаныкылар һәм берничә Казан өлкәсеннән күчеп килүчеләр яши, шулай ук керәшеннәр һәм казак хезмәтенә бил­геләнгән татарлар бар*.

Шуган авылыннан соң Петр Симон Даллас Кече һәм Олы Чалпы елгалары буенда урнаш­кан татар авыллары аша Чалпыга килә. Аннан Сукаеш елгасы янындагы Сукаеш, Сәпәй авыл­ларын уза. Хәтта, көчле яшен булуга да карамастан, Чатыртауга күтәрелә. Аның тирәсендәге рудникларны карап йөри. Иштирәк бакыр за­водына караган рудниклар үзәнендә агачлар яфрак ярган, куаклар чәчәк аткан вакыт була

бу.

Стәрле, Варьзяде, Мәнәүс, Чалпаймас елга­лары тирәсеннән узарга туры килә галимгә. Уфа татарларыннан торган Азнакай авылында да була ул. Ә менә Туйкә авылында ул кунып чыга. Икенче көнне Балтач авылыннан 3 ча­крым ераклыктагы имәнлекләр буенча барып тау сыртын узалар һәм Зәй елгасы буенда ур­нашкан бер тегермәнгә туктап атларны ял ит­тереп, үзләре ашап-эчеп алганнан соң Бөгелмәгә барып җитәләр.

Петр Паллас үзенең юл язмаларын немец телендә алып барган. Аның китабын урысчага Василий Зуев дигән тылмач тәрҗемә итә. Та­тарча яңгыраган елга, тау, авыл исемнәре не­мецча теркәгәндә бер үзгәрсәләр, тәрҗемәче та­рафыннан ялгыш укылып башка язылышта да бирелгәннәр. Әйтик, Зәй - Саю, Мәнәүс - Ме-недс, Чалпаймас - Чалтей Мае, Сукаеш - Суго-ят, Варьзяде-Вери-Шеле, Карамалы - Рарама-ли, Мәллә - Емельба, Кәүҗияк - Кавсияк, Сар-саз - Сарсак, Оргыды - Рудуди булып язылган. Хәер, хәзергә заман укучылары да бу елгалар­ның исемнәрен автор язылышындагы хата дип кенә кабул итәр.

Авыл исемнәре дә язганда бозылган. Чит ил кешесенә бөтенләй ят исемнәрне теркәп ба­ру, чыннан да, җиңел булмагандыр.

Күгәш - Куваш, Шәрләрәмә - Шерларема, Кәүҗияк - Кавсяок, Сарсаз Тәкермән - Сарсаз Такилмен, Сукаеш - Сугоят, Азнакай - Веню-кай, Туйкә - Тайки, Балтач - Балташ дип язылган. «Мензелинская дорога» бер җирдә Миннислинская дорога дип үзгәртелгән. Чатыр-тау китапта Шатыр Тау дип кертелгән. Шәрләрәмә авылы кешеләре турында язганда «жители суть Бойкарского колена» дигәндә дә сүзнең элекке Байлар ыруы хакында икәнлеген төшенү кыен түгел.

Паллас күрмәгәнен язмас дигән уй төште аның хезмәтләрен укыганда. «...Татары по зем­лепашеству превосходят русских и черемис», • дип яза ул бер урында. Димәк, иген үстерү өлкәсендә дә сынатмаган татар, Моны Паллас кебек   олуг   галимнәр   дә   искәргән.   Рәхмәт

Аның китабы шактый авылларыбызның чорлар оныттырган тарихи сәхифәләрен ачарга мөмкинлек бирә, шуның өчен тирән хөрмәткә ия булырга бик хаклы бу немец галиме.

Әдип 70 яше туларга 13 көн кала, 1811 елның 8 сентябрендә Берлинда вафат була. Әмма үзенең китаплары белән ул арабызда ка­ла бирә.

 

Дамир Гарифуллин

 

Резюме

В публикации Д.Гарифуллина «Бөек Паллас эзеннән» (По следам вели­кого Палласа), на основе сочинения известного путешественника, географа, естествоиспытателя Петра Палласа «Путешествие по различным провинци­ям Российского государства», представлены ценные сведения по истории татарского народа, маршрут экспедиции по Поволжью, в частности по та­тарским деревням.



Главная | Гостевая книга